close
Эчтәлеккә күчү

Ангилья

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангилья latin yazuında])
Ангилья
Image
Байрак
Image
Илтамга
Шигарь Unity, Strength and Endurance Edit this on Wikidata
Башкала Валли
Халык саны 19 079 (бәя, 2023) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 91 км²
Координатлар 18.23°N 63.05°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Ангилия милли мәҗлесе
Хөкүмәт башлыгы Элис Уэбстер
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
Акча берәмлеге Көнчыгыш Кариб дуллыры
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15[1]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул
    Челтәр көчәнеше 110 вольт
    Телефон коды +1264
    ISO 3166-1 коды AI
    Интернет домены .ai

    Ангилья (Әңгилья, ингл. Anguilla, әйтелеш: [æŋˈɡwɪlə]) — Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе.

    Мәйданы 102 км². Халык саны — 13 037 кеше (2011)[2][3], шуларның 90% — зәнҗиләр, 4,6% — мулатлар, 3% — ак тәнлеләр. Өч чагыштырмача зур һәм егермегә якын вак утрау һәм мәрҗән рифларынан гыйбарәт.

    Башкала — Валли шәһәре.

    Тропик пассатлы климат, уртача еллык температурасы +28°С. Июль-октябрьдә гарасатлар була.

    Утрауның кайчан һәм кем тарафыннан ачылганлыгы төгәл билгеле түгел. 1650 елдан Бөекбритания колониясе. 1980 елдан — диңгезарты территория.

    Икътисад нигезе — туризм, офшор бизнесы һәм балык тоту. Аз күләмнәрдә омарлар, тоз һәм ром читкә чыгарыла. Ягулык, азык-төлек, сәнәгать мәхсулатлары һәм текстиль импортлана.

    2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [4].

    Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[5].

    1. Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-11-21, retrieved 2016-02-22
    3. Geohive (2011), archived from the original on 2013-06-17, retrieved 2016-02-22
    4. Население Ангильи (2001 год), archived from the original on 2007-11-24, retrieved 2022-02-18
    5. Persons by Religion, Census 1992 and 2001 (Table 14). Statistics Department of Anguilla. әлеге чыганактан 2007-11-24 архивланган. 2022-02-18 тикшерелгән.